2 көн буена район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендәге эш комиссиясе авыл хуҗалыгының кече форма хуҗалыкларын үстерү һәм халыкның эшчәнлек активлыгын күтәрү сорауларына багышланган киңәшмәләр узды.
Комиссия авыл җирлеге башлыкларыннан ЛПХ ның торышы, шәхси хуҗалыклар, алардагы проблемалар турында отчет тыңлады.
Алар алдында түбәндәге бурычлар куелды:
- Хуҗасы булмаган урыннарны һәм биналарны инветаризацияләү;
- Аларны учетку кую;
- Фермер хуҗалыкларын урнаштыру өчен җир мәйданчыкларын билгеләү;
- Аларны авыл хуҗалыкларының генераль планына кертү.
Фермер хуҗалыгын оештыру сораулары буенча 18 кеше бар иде. Барлык юнәлешләр буенча конкрет җаваплы кешеләр билгеләнде һәм эш тәртибе куелды.
Алга таба авыл җирлеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең бердәм эше куелган бурычларга яраклаштырып алып барылачак.