8 нче март алдыннан район башлыгы Марат Зиатдинов районның педагогик хезмәт ветераннары һәм яшь буын алдынгы укытучылар белән очрашты.
Бәйрәм белән котлап, концерт куелды, бик матур җырлар һәм конкурс программасы хәзерләнгән иде.
Очрашу ахырында хатын – кызлар чәчәкләр кабул итеп алды.
Ветераннар һәм укытучы яшьләр өчен бәйрәм чәй өстәле хәзерләнгән иде.