Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме 8 нче март белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмне яз башлануга, табигать уянганда, җир кар астыннан арынганда, кояш көлеп нурларын чәчкәндә, беренче чәчәкләр калкып чыкканда туры килүе бер дә очраклы хәл түгел.
Бу көн – мәхәббәт һәм матурлык көне. Әниләр, апалар, кызлар – иң яратка һәм иң кадерле кешеләребез. Сезнең белән безнең мәңгелек кешелек байлыкарыбыз бәйләнгән.
Кадерле хатын-кызлар! Сезнең гаиләләрегезгә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек насыйп булсын. Үз бәхетегезне саклагыз, уңышлар һәм сәламәтлек юлдаш булсын!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов