ТР ның Идел буе районнары янгыннан саклаучылары , көчле һәм игътибарлы ир-атлар барлык хатын-кызларны 8 нче март белән котлап, видеоролик җибәргәннәр.
Аны Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан пожарниклары бергә оешып ясаганнар. Аның өчен үз районнарының матурлыгын, эштәге урыннарын төшереп, шигырьләрдә матур видео килеп чыккан.
Барысын да эштән ирекле вакытта ясарга туры килгән.