Ирләр җырлаганда

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Бүген район культура йортында хатын-кызларга багышланган концерт булып узды. Бу көнне Ослан хатын-кызларына төрле яшьтәге ир-атлардан җыр һәм шигырьләр яңгырады. Алар арасында: Нияз Нуриев, Радис Хәмзин,  Иван Платцев, Илья Самойлычев, Сергей Анохин, Камил Тимербаев, «Ослан егетләре» вокал коллективы һәм «Патрикеевские молодцы» дуэты бар иде.

“Волжанка” ветераннар хоры да үз бүләкләрен җыр аша җиткерде.

Бәйрәмне кызык һәм күңелле итеп Павел Григорьев һәм Алексей Московкин алып барды. Алар хатын-кызлар алдында әниләрен, апаларын, сеңелләрен һәм яраткан ярларын котлап башларын иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International