“Каенкай” балалар бакчасының Е.Сакина һәм И.Дюдина җитәкләгән группасы инспектор Н. Аксенова үткәргән “Рульдә йөргәндә ременьне эләктер һәм башкаларга да булыш” дигән акциядә катнаштылар.
Балаларны юл хәләкәтләреннән коткару – бүгенге көндә глобаль проблемаларның берсе.
Инспектор аларга листовкалар таратты һәм юлда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен сөйләде. Барысы өчен дә бик әһәмиятле булды бу чара.