Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Туган якны өйрәнү музеенда төрле чаралар үткәрелде. 6 нчы мартта олы яшьтәгеләр өчен “Ягез әле, кызлар!” дигән тамаша булды.
Ул ярыш формасында оештырылды: “Руль артында хатын-кыз”, “Яшь әниләр”, “Докторлар”, “Сорау-җавап”, “Көйне эзләп тап” кебек уеннар уйналды. Катнашучылар үзләрен дә, тамашачыларны да күңелләндерде. Ахырдан дуслык җиңде.
7 нче мартта Югары Ослан гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары маҗаралы – интеллектуаль уенга җыйналды. Балалар сәхнәләштерелгән конкурсларда бик актив катнашты.
Ахырдан кызларга бүләкләр өләштеләр.