8 нче мартта район культура йортында районның иң гүзәл хатын-кызларына багышланган караоке кичәсе оештырылды. Ул көнне ир-атлар сүз белән түгел, ә җырлар аша җиткерде хатын-кыларга йөрәк хисләрен. Һәр теләгән кеше үз талантын күрсәтергә хаклы иде бу көнне.
Кунаклар викторинада катнашты, иң активлары бүләкләр алды.
Бик күңелле кичәдән соң дискотека башланды.