Безнең районда ел саен бик күп кар эреп, Куралово һәм Рус Борнашы авыллары буендагы Сулицада язгы ташу көчле була. Кураловода бу ташу вакытында 46 йортта яшәүче 106 кеше су кереп, куркыныч астында кала.
Шуңа күрә гадәттән тыш ситуацияләрне контрольдә тотучы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов һәм коткару гарнизоны башлыгы Эдуард Песков суның торышын һәм куркынычлык дәрәҗәсен мониторингладылар.
Халык белән профилактик әңгәмә дә уздырдылар, елганы чүпләп торган куакларны да кистеләр, ташу вакытында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә дә тукталдылар.