12 нче март – геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне

2017 елның 12 марты, якшәмбе

ТР ның Росреестр идарәсе 2000 нче елдан бирле билгеләп үтелә торган12 нче март – геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйлар.

Карталар һәм сызымнар тарихы Бөек Петрга кадәр үк билгеле булган. 1720 нче елдан башлап  сәяхәтчеләр һәм диңгездә йөрүчеләр өчен регуляр рәвештә картографик эшләр алып барылган.

Шуннан бу эшкә бирелеп китүчеләр геодезик нигезе булган топографик фотосурәтләр һәм безнең илнең территориясен картографикага салганнар. Бу хәл илнең экономикасы үсешенә зур йогынты ясаган.

Геодезия һәм картографиянең алтын фондын кешеләр ,үз эшенә чын күңелдән бирелгән яхшы белгечләр тәшкил итә.

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм авр эшегездә уңышлар телибез!

Хөрмәтле Җинаятьчелекне ачучы Федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!

Сез закон бозучы гражданнарны тәрбияләүгә юнәлтелгән суд карарларының үтәлеше өчен бик зур бурычлар үтисез. Аларга социаль реабилитация һәм тыныч тормышка адаптацияләү өчен шартлар тудырасыз.

Сезнең хезмәтегез максимаь җаваплылык, түземлек һәм чыдамлык , конституцион нормаларны үтәү, кешеләргә гуманлы мөнәсәбәт таләп итә.

Мин ышанам: УФСИН хезмәткәрләре алга таба да үзләренең хезмәт бурычын лаеклы үтәр дип. Сәламәтлек, уңышлар һәм тормышыгызда шатлыклар телим!

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International