Коргуза клубында Кайбыч районының студия продюсеры Анатолий Румянцев җитәкчелегендәге «RecStudio» иҗат коллективы язучы – композитор Илгиз Насыйров концерт программасы куелды.
Залда яшьләр һәм олылар, тирә як авыллардан килгән кунаклар да күп иде. Программада автор җырлары, гитарага 80-90 нчы ел эстрада җырлары, юмор да күп кертелгән иде.
2 сәгать вакытның узганы да сизелмәде. Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Светлана Турицына һәм культура йортының художество җитәкчесе Галина Бочкова артистларга бик зур рәхмәтен белдерделәр һәм алга таба да элемтәдә калырга теләкләрен белдерделәр.