Иң яхшы әниләр!

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Һәр бала үз әнисен иң яхшы, иң матур дип саный.

Һәм бу фикерне гомер буе кешеләргә җиткерәсе килеп яши.

10 нчы мартта Макыл клубында “Иң яхшы әни” дип аталган мавыктыргыч конкурс программасы уздырылды.

Анда аналар һәм аларның балалары катнашты.

Конкурс номерлары арасында бик матур җырлар яңгырады, аларны Ольга Родионова и Наталья Мерлинина; Рәмзия һәм Рузиля Гатауллиналар;  Макыл клубы үзешчән сәнгать осталары : Даря Лабутова, Ксения Махнина, Ариадна Мерлинина һәм Ильвина Гиматдинова кашыклар ансамбле һәм мәктәп укучылары башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International