11 нче мартта Килди авылы клубында 8 нче мартка багышланган “Яраткан кешеләребезгә багышлыйбыз” дигән концерт оештырылды.
8 нче март - җиргә яз, кошлар сайравы, беренче умырзаялар, күңелгә яктылык алып килә торган бәйрәм ул.
Ангелина Мукаева һәм Анна Зинонова концертны шундый сүзләр белән башлап киттеләр.
Бик күп җырлар яңгырады сәхнәдән: «Ивушка»,«Надежда», «Нота-Бена» төркемнәре исеменнән, вокалистлар Кирилл Мукаев, Даша Лёвочкина, Семен Мукаев, Полина Никишин исеменнән дә. Халык бик теләп кул чапты аларга.