10 нчы мартта Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт академиясенең Казан теннис Академиясендә“А-форум” стратегик сессиясе узды.
Югары Осланнан анда “Октябрьская” мәктәбе укытучысы А.С.Назаров катнашты.
Пленар утырыштан соң фәнни эксперт советы рәисе С.Гиль сессияне ачты.
Сессиядә катнашучылар трендларны, заманча сәләтле һәм югары потенциалы булган яшьләрне барлау өчен җыелдылар.
Монда «Talentbusinessweekend» дип аталган әңгәмә мәйданчыгы да эшләде.
Тренингларда Таттелеком, Казан вертолет заводы, «КамАЗ» укыту үзәге, Татэнергосбыт, «Элекон» заводы, «Ак Барс» холдинг компаниясе вәкилләре белән сөйләшү булды.
Бу бик файдалы чара талантлы яшьләргә канатлар өстәде.