Узган шимбәдә Зәй районының “Ялта – Зәй” спорт Үзәгендә ТР муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары булып узды.
Ярышларның максаты:
- ТР дәүләт һәм муниципаль органнарының хезмәткәрләрен спортка тарту, аларда сәламәт яшәү рәвешен булдыру;
- Районнардагы физик культура учакларының эшен камилләштерү;
- Спорт коллективлары формалаштыру.
Бу ярышларда 180 муниципаль хезмәткәр катнашты. Безнең районнан авыл җирлеге башлыклары Сергей Сакин, Марсель Ахметзянов, гомуми бүлек башлыгы Людмила Федорова, Башкарма комитетның төп белгече А лина Утюгина бик яхшы яктан үзләрен күрсәтеп, командалар арасында 6 нчы урын яулап, алдынгы урыннар алып кайттылар.
Котлыйбыз, эшегездә уңышлар телибез!