Бүген “Эшлекле дүшәмбе” вакытында район башлыгы Марат Зиатдинов районның социаль-экономик үсешенә аеруча зур өлеш керткән БТИ башлыгы Нәҗметдинова Рәмзия Гәрәй кызына Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
“Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы” дигән мактаулы исемгә Югары Ослан спорт мәктәбе тренеры Ильин Петр Георгиевич лаек булды.
Алар хөрмәтенә бик күп матур сүзләр һәм алкышлар яңгырады.