Иҗтимагый Совет утырышы

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан районының Иҗтимагый Совет утырышы булып узды.

Аның эшендә иҗтимагый совет членнары, авыл җирлеге башлыклары, ТР ның информатизация Министры Р.Шәйхетдинов, Татарстан халыклары съездын үткәрү буенча оештыру комитеты члены Хухунашвили Маринэ Мануиловна, район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.

Утырышта бу съездга делегатлар сайланды. Иҗтимагый Совет рәисе Р.Халиков узган ел эшенә йомгак ясады, 2017 нче елга планнар белән таныштырды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова Милли сәясәт программасының үтәлеше турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International