Бүләкләр

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бар кеше дә бүләк алырга ярата. Бигрәк тә бүләк чын күңелдән булса Күптән түгел районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр кухня техникасы һәм тәм-томнар кабул итеп алды.

Меценатлар булып  Казан гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары һәм Казанның Правосудие дәүләт Университетының “Тормыш өчен” дигән яшьләр хәрәкәте катнашты.

Барысы исеменнән дә интернат хуҗалары мондый шәфкатьлелек һәм игелек өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр. Үзләренә дә уңышлар теләп калалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International