Җомга көн, 17 нче мартта район культура йортында үзебезнең җирле композиторыбыз, ТР һәм РФ композиторлары Союзы члены, атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин белән очрашу булачак. Ул очрашуда композитор үз җырларын үзе дә башкарачак.
Шунда ук Р.Гатауллинның тормышы һәм иҗаты турында укучылар һәм педагоглар башкаруында сәхнәләштерелгән композиция дә куелачак.
Концерт 17.00 сәгатьтә башланачак.
Барыгызны да якташыбыз белән очрашуга көтеп калабыз!