Кичә «Без бергә” дип аталган балалар халык иҗаты конкурсының муниципаль этабы дәвам итте.
Куралово, Яр Морквашы, Татар Борнашы, Введенка Бистәсе мәктәпләре укучылары арасында костюмнарының төрлелеге, матурлыгы белән жюри әгъзаларын шаккатырды. Үз чыгышларында алар костюмнар парады да, халык җырларын да, төрле милләт биюләрен дә күрсәттеләр. “Күңелле кадриль” не Яр Морквашы оста уйнады. Куралово мәктәбе “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде.
Фестиваль дәвам итә.