Язгы каникулларда сак булыгыз!

2017 елның 17 марты, җомга

Югары Ослан районының юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү комиссиясе ата-аналарны һәм балаларны каникул вакытында юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Балалар озак итеп урамда уйнап, юллардагы хәлләрне бик абайлап бетермиләр: ашыгып, кирәкмәгән җирдән юл аша чыгу, транспортка игътибар итмәү, өлкәннәрне тыңламау, күп вакыт куркыныч хәлләргә китерә.

Алардан котылу өчен юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү мәҗбүр.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International