21 нче мартта сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр ТР ның Росреестр идарәсе “Бердәм кайнар линия көне” үткәрә.
Бу чара күчемсез милекне регистрацияләү хокуклары, дача амнистиясе сорауларына багышланган булачак.
Алар ТР Росреестры идарәсенең физик затларның күчемсез милекне регистрацияләү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәмәтгалиевага (843)255-25-71 телефоны аша шалтыратып, сорауларын бирә алалар.