Кече яшьтәге балаларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү өчен “Каенкай” балалар бакчасы районның балалар иҗат йорты белән нык элемтәдә тора. Музыкаль тәрбия, дөрестән дә, музыка аша чаралар, концертлар, бәйрәмнәр һәм ял вакытында күбрәк отышлы бирелә.
Музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бүген дә балаларга бик матур җыр бәйләме бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәтебезне белдерәсе килә аларга!