Куралово мәктәбенең “Җиңү мирасы” эзләнү отряды үз авыллары һәм Татар Борнашы авлының Бөек Ватан сугышында һәлак булып, билгесез югалган фронтовикларын барлау эшен дәвам итәләр.
Бу эш бик четерекле һәм бик күп вакыт таләп итә. Базадан исемнәрне табып, һәйкәлдәге белән чагыштырырга кирәк. Иң мөһиме: туганнарына аның намуслы исемен кайтарырга кирәк.