Курслар башланды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

20 нче  мартта Матюшино урта мәктәбендә башлангыч һөнәри тракторчылар әзерләү курслары үткәрелә башлады.

Дәресләр язгы каникуллар дәвамында көн саен сәгать  тугыздан  бишенче яртыга кадәр үткәреләчәк. Ерак авыллардан килгән укучылар мәктәп интернатында  яшәячәк. Барлык укучыларга кайнар аш оештырылган. Курсантлар өчен трактор һәм снегоход  йөртү буенча, ремонтлау һәм аларга  техник хезмәт күрсәтү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәресләр оештырылачак.

Булачак тракторчыларга  уңышлар  һәм кызыклы укулар теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International