Юл куркынычсызлыгы – беренче планда

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе кабинетында Югары Ослан юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.

Анда түбәндәге сораулар көн кадагына куелды:
1.    Юл хәләкәтләре буенча контроль – надзор эшчәнлеге, Багаутдинов Р.А.;
2.    Юл хәләкәтләре вакытында больницаның ашыгыч ярдәм күрсәтүнең торышы, Ключникоа А.И.;
3.    Яз – җәй айларында район үзәге юлларын тәртиптә тоту, Раков В.Ю.;
4.    Укучы балаларны автобус белән мәктәпкә, экскурсияләргә йөрткән вакыттагы җаваплылык, Мусина Ф.И.;
5.    Спорт чараларына башка районнарга йөрткәндә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, Федотов А.Н.;
6.    Автомобиль юлларының торышы, Козлов Р.Ф.;
7.    Вакытла матбугат битләрендәге юл хәләкәтләренә багышланган мәкаләләр, Муфталиев Н.З.;

Хәкимҗанов чыгыш ясаучыларның фикерләрен йомгаклап куйды һәм алга таба эш тәртибе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International