Беренче адым

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Спартакиада кысаларында республиканың муниципаль хезмәткәрләре өчен беренче тапкыр хатын-кызлар волейболы ярышлары игълан ителә.

Район Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы А.Федотов җитәкчелегендә “Чемпион” спорт комплексында район Советы, башкарма комитеты, финанс-бюджет Палатасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасының хатын-кызлары җыелды.

Беренче дәрес бик кызыклы килеп чыкты: кайбердәре инде мәктәптә үк өйрәнгәннәрне искә төшерде, ә кайберләре тупны берече тапкыр кулына алды.

А.Федотов командалар уены артыннан игътибар белән күзәтте. Тупны бирергә, кабул итәргә өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International