21 не мартта ТР территориясендә күчемсез милекне регистрацияләү, “Дача амнистиясенең гадиләштерелгән төре сораулары буенча “кайнар линия” уздырылды.
Бу көнне физик затларның дәүләт күчемсез милкен регистрацияләү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәмәтгалиева 30 дан артык сорауга җавап бирде.
Бу линия эшли башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 300 дән артык сорау кергән. Аларның барысына да шәхсән рәвештә җавап бирелгән. Проблемалы сораулар буенча документларны карарга кешеләрне бүлек башлыкларына чакырталар.