Күчемсез милекне регистрацияләүдәге яңалыклар

2017 елның 24 марты, җомга

2017 нче елның январеннан ”Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе аша уздыру” дигән 213 нче номерлы яңа федераль закон гамәлгә керде. Анда бик күп үзгәрешләр кертелгән. Иң мөһиме: яңа закон документларны гадиләштергән.

Беречедән. күчемсез милек кадастрын, аңа хокуклар реестрын берләштергән бердәм реестр барлыкка килгән. Хәзер аларның икесенә бер гариза язу җитә.

Юридик затлардан оешма документларын үзләре соратып алачак.

55 пункттан торган исемлектә каршылык килеп чыккандагы төп нигез бик төгәл  ачыкланган.

Регистратор карары буенча милекне регистрацияләү 3 айдан, ә үз теләгең белән 6 айдан туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International