Россиянең гадәттән тыш хәлләр органының баш идарәсе хәбәр итә:
Елганы, күлне, сулыкларны яз көне күчеп үтү бик куркыныч. Анда җәяүлеләр өчен вакытлыча куелган билгеләргә игътибар итәргә кирәк.
Хәзер кечкенә елгалар боздан арына торган вакыт. Су агымы бозны бик тиз юа, текә ярлар ашала, бозлар бер-берсенә менә...
Яр янына боз карар өчен якын килергә ярамый. Чана чаңгы, тимераякта шуу бигрәк тә зур куркыныч тудыра.
Хөрмәтле татарстанлылар! Язгы ташу вакытында коточкыч күңелсез хәлләр кабатланып тора, бу бигрәк тә соңга боз өстендә балык тотарга яратучылар арасында киң таралган. Сак булыгыз һәм бер-берегезнең гомере турында да кайгыртыгыз!