Район китапханәсендә балалар китабы көне

2017 елның 24 марты, җомга

Җылыязгы көннәр белән бергә республика китапханәләренә кызыксынучан маҗаралар яратучы балалар да килә һәм “Китап яратучы балалар” атналыгы башлана. Бу бәйрәм инде 1943 нче елдан бирле балалар язучысы Л.А.Кассиль инициативасы белән билгеләп үтелә.

24 нчен мартта район балалары китапханәгә “Китап королевасында кунакта” дигән чарага җыелды.

Бу көнне районның төрле китапханәләрендә балалар өчен төрле чаралар узды. Аларда балаларда китап укырга мәхәббәт, яңа мәгълүмат белүгә омтылыш, бер-береңне китап укуга тарту хисләре уяту иде төп максат. Каникул көннәрендә мондый чаралар бигрәк тә файдалы. Уку көннәрендә алар китапханәгә азрак бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International