Республика утырышы

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген, 24 нче мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов төзелеш сорауларына багышланган видеоконференциядә катнашты. Бу чара ТР Президенты Р. Миннеханов җитәкчелегендә узды.

И. Фәйзуллин гражданнарның аварийный торактан күчхләре турында отчет бирде. Аларның саны 4 мең 312 кеше.

Программаны тормышка ашыру өчен 65 йорт, 7011 квартира төзелеше бара. Якын арада гына 7 объект эксплуатациягә биреләчәк.

Хәзерге вакытта ремонт эшләре 27 мәктәптә, 7 коррекцион мәктәптә, 106 балалар бакчасында, 4 сәламәтләндерү лагеренда, 10 ресурс үзәгендә, 44 культура учагында, 28 яшьләр клубында, 42 авыл җирлеге бинасында, 15 муниципаль архивта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International