27 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә башлангыч һөнәри трактористлар әзерләү курсларының язгы сессиясе тәмамланды. Курслар язгы каникуллар вакытында үтте. Курсантлар трактор йөртү, аны ремонтлау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәресләр уздылар.
Укытучылар өйрәнгән материал буенча сынау тесты үткәрделәр. Барлык курсантлар да биремнәрне төгәл үтәделәр.