17 нче мартта Республикада яшәүче балаларны 2 дәүләт теленә өйрәтү буенча “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән конкурска старт бирелде.
Аның беренче этабы 17-31 нче март көннәрендә уза, ә 2 нче этабы республикада 3-20 апрель аралыгында уздырыла. Конкурста барлык балалар бакчалары да катнашачак. Республика комиссиясе бик таләпчән рәвештә район балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрнең ни дәрәҗәдә дәүләт телләрен өйрәнүләрен һәм белүләрен тикшерәчәк.
Нәтиҗәдә республика буенча иң яхшы 20 балалар бакчасы сайланып алачак.