Югары Ослан гимназиясендә химия предметы буенча тестирование узды. Анда 13 укучы 9 нчы сыйныфтан, 7 укучы 11 нче сыйныфтан катнашты.
Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнү – ул көн саен күп вакытны сарыф итә торган яхшылап уйланылган эш системасы. Ул баланың уйлау сәләтен арттыручы төп методларның берсе.
Ә химия фәне буенча мәсьәләләр чишү – бу предметны өйрәнүдәге бик мөһим һәм эффектлы критерий дип санала. Ул тестларда булган мәгълүматка таянырга өйрәтә.
Укучылар тиздән узачак чын имтиханнарга төптән уйлап килерләр дип ышанасы килә.