Район башлыгы урынбасаы С.Осянин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.Постников, аның урынбасары И.Гилязиев Үзәк сайлау комиссиясе оештырган республика семинарында булып кайттылар.
Анда сайлау вакытында тавыш бирү процедураларын оештырганда китә торган типик хаталар һәм сайлау законнарындагы үзгәрешләр турында сүз барды. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән 2 көнлек курслар үткәрергә дигән карарга килделәр.