Экология елы кысаларында 7 нче апрелбдә «Эрмитаж-Казань» да “Россиянең кыргый табигате” ФОТОКҮРГӘЗМӘСЕ узачак. Конкурсның төп таләбе – фотографларның эше Россия территориясендә төшерелгән булырга тиеш. Конкурс «National Geographic Россия» журналы һәм рус географик җәмгыяте тарафыннан 2011 нче елдан бирле үткәрелә. 2016 нчы елда бу конкурста 55 меңнән артык фотосүрәт катнашкан.
Фотолар 13 номинация буенча каралачак. Аларның күбесе “Пейзаж” һәм “Яшь талантлар” номинациясенә карый.