Яшь предпринимательләр мәктәбе

2017 елның 31 марты, җомга

ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы Тр ның аграр яшьләр оешмасы белән берлектә “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру максатыннан Яшь предпринимательләр мәктәбендә уку оештыра.

Анда башлаучы фермерлар өчен мастер-класслар, гаилә фермалары өчен субсидияләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грантлар турында чаралар планлаштырылган.

Районның 18-35 яшьтәге граңданнарын бу укуларда катнашырга чакырабыз.

Программа турында мәгълүматлар amo-rt.tatarstan.ru сайтында урнашкан. Телефон:  8(843) 221 75 97.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International