Республика акциясендә катнашабыз

2017 елның 1 апреле, шимбә

Бүген Югары Ослан мәктәбе укучылары үзләренең укытучылары белән районның күп кенә сфера биналарында: даруханә, китапханә, кибет, “Чемпион” спорт комплексында булдылар, андагы хезмәткәрләр белән татарча әңгәмә алып барырга тырыштылар.

Чөнки республикада ел саен уза торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең таләпләре буенча балалар белән төрле иҗтимагый җирләрдә төрле чаралар үткәреп, татарча сөләшү оештыру зарури. 21 нче февральдән бирле инде бик күп чараларда катнашып киләбез.

Әле 31 нче мартта укучылар якташ композитор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Гатауллинга багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.

Барлык үткәргән чаралар массакүләм чара битләрендә ТР Мәгариф Министрлыгы порталында һәм Югары Ослан районының рәсми сайтында яктыртыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International