Куралово мәктәбендә гражданлык һәм патриотизм программасын тормышка ашыру кысаларында район ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая белән очрашу булды. Анда ведомство учетында торган ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар иде.
Очрашуга авыл хуҗалыгы тармагы втераны Иванов А.Я. та килде. Укучылар үз авыллары тарихы, андагы алдынгы кешеләр турындагы чыгышларны зур кызыксыну белән тыңладылар. Истәлекләрне сакларга сүз бирделәр.
Николай Якимович үз гаиләсе турында язган китапны бүләк итте.