Туган ягым

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Район культура йортында композитор -  якташыбыз Риф Гатауллин тормышына багышланган “Туган ягым” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша куелды.

Аны башлар алдыннан фойеда тамашачылар баян астында бию оештырды. Безнең район бурында видеофильм да күрсәтелде.

Тамаша 4 бүлектән:
1 нче – Яңа Болгар авылы, мәчет, мулла намазы. Бәби туе;
2 нче – мәктәп еллары;
3 нче – авыл урамы. Рифның авылдашлары белән очрашуы;
4 нче – авылда Риф - студентның бәйрәм итүе.

Сәгать буена кеше артистлар белән яшәде, милли тормышны күз алдына китерде.

Барлык катнашучыларны да бу эшләре өчен котлыйсы һәм рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International