Иртә планлаштырудан башлана

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Һәр дүшәмбе иртәсе район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә район Советы һәм Башкарма комитетының алдагы атнага план коруы белән башланып китә.

Һәр җитәкче үз тармагында нинди эшләр башкарачагы турында башлыкка хәбәр итә. Анда төрле чаралар, очрашулар, төзелеш эшләре, авылларга чыгу, халык контроле һ.б.

Шунда ук проблемаларга да күз салалар.

Барлык мөһим чаралар район сайтында яктыртылып бара. Район башыгы барысына да йөкләмәләр бирде һәм аларны үтәүдә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International