ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе белән яшь предприниматель мәктәбендә укулар оештыра.
Аның кысаларында башлангыч фермерларга ярдәм итү программлары буенча мастер-класслар, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларының материаль-техник яктан үстерү өчен грантлар турында мәгълүматлар биреләчәк.
Иң зур игътбар авыл хуҗалыгындагы терлекчелек, бакчачылык, механизация тармагына биреләчәк. Бу мәктәп коллегалар белән аралашу өчен бер мәйданчык ролен дә башкарачак.
18 дән 35 яшенә кадәр булган яшьләрне бу укуларга чакырып калабыз.
Аның программасы amo-rt.tatarstan.ru сайтында. Телефон: 8(843) 221 75 97.