Язгы кыр эшләренә техника әзерме?

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

АО "Востокзернопродукт"ның Югары Ослан филиалы язгы кыр эшләренә багышланган холдинг эчендәге техниканы тикшергән.

Җитәкчеләр һәм белгечләр авыл хуҗалыгы механизациясен караганнан соң бик күп җитешсезлекләр тапканнар. Аларны эш хәленә җиткерү өчен берничә көн кирәк әле.

Бу кимчелекләрне район Башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы үз контроленә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International