Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнар белән шәхси сораулары буенча очрашты.
Аның белән очрашуга җир бүлеп бирү сораулары буенча 6 кеше килгән. Барлык карарлар да регистрацияләнде, кайберләренә әңгәмә вакытында җавап бирелде, кайберләре тиешле службаларга контрольгә тапшырылды.
Гражданнарны сишәмбе көнне кабул итү дәвам итә.