Бүген Коргуза авыл җирлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнар белән очрашты.
Аның белән очрашуга җир бүлеп бирү сораулары буенча 5 кеше килгән. Барлык карарлар да регистрацияләнде, кайберләренә әңгәмә вакытында җавап бирелде, кайберләре тиешле службаларга контрольгә тапшырылды.
Гражданнарны сишәмбе көнне кабул итү дәвам итә.