Иннополисның күзәтү советы утырышы

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген, 4 нче апрелҗдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә узган аерым экономик зона Иннополисның күзәтү советы утырышында катнашты.

Утырыш вакытында ИТ-компанияләрнең тагын яңа 5 проекты расланды, аларның гомуми инвестицияләре күләме 267,47 млн сум тәшкил итә.

«РТ Лабс” компаниясе группасына керүче АО «РТК Софт Лабс» Иннополис шәһәрендә ПО «Ростелеком»информацион цифровой продуктларын эксплуатацияләү буенча Үзәк ачмакчы була.

ООО «Контур Инновации» банк сферасы өчен документ йөреше электрон системасын булдыруны максат итеп куя. Анда гомуми штат 83 шәһәрдән 4800 кешене эченә алачак.

 ООО «СКБ “Инфоматика”» проектының максаты – культура, спорт, мәгариф, медицина учреждениеләре өчен интерактив һәм программа системалары эшкәртү.

Проект ООО «ДЖИ ДИ ИННО» ОЭЗ «Иннополис» территориясендә татар телен өйрәнү буенча программа мобиль лабораторияләр булдыру.

  «Тинькофф Банка» идарәсе рәисе Оливер Хьюз «Тинькофф Центр Разработки» проекты белән таныштырды. Якындагы 2 елда инвестицияләрнең гомуми суммасы 50 млн сум тәшкил итә.

Бу проектларны тормышка ашыру өчен Иннополистагы Попов исемендәге административ үзәк офисларын льготалы шартларда тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International