Бүген, 4 нче апрельдә, район башлыгы Марат Зиатдинов төзелеш, архитектура, торак-коммуналь Министрлыгында узган “ТР да төзү материаллары промышленностеның төп үсеш юнәлешләре” дип исемләнгән коллегиядә катнашты.
Коллегия Кама Тамагы районының Сюкеево авылында ООО «Фоника Гипс» предприятиесе территориясендә булды.
Анда район башлыклары, эре предприятие җитәкчеләре, төзелеш материаллары җитештерү фирмалары вәкилләре катнашты.
«Интернет» челтәрендә: http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm ссылкасы буенча коллегиянең онлайн-трансляциясен карарга мөмкин.