Хуҗалык учетын алып бару авыл җирлеге Башкарма комитетларына йөкләнгән. Алар бердәм электрон база төзи һәм актуаль рәвештә саклый. Информацион адрес системасы хуҗалык учетын алып барырга, справка мәгълүматы булдырырга һәм отчет формалаштырырга булыша.
Бүгенге көндә «БАРСГруп» компаниясе ярдәмендә хуҗалык учетын электрон формада алып бару буенча укулар алып барыла. Районның 17 авыл җирлеге секретаре шул укуларда катнаштылар.