Экология елына багышланган территорияләрне чисталыкта тоту 2 айлыгы башлануга, авыл җирлекләре башлыклары халыкны федераль юл буйларын, авылларга керү җирләрен чүп-чардан арындыру буенча эш алып бардылар.
Җыелган отходларны эксплуатация оешмалары алып китәчәк. Беренчеләрдән булып бу эшкә Вахит, Олы Мәми, Коргуза, Макыл, Түбән Ослан авылы халкы тотынды.
Әйдәгез, районыбыз тагын да маттуррак булсын өчен бергәләп тырышыйк!